21 февральдә Россиядә Фельдшер көне үткәрелә. Фельдшер – ул урта медицина белеме булган белгеч. Фельдшерның бурычлары аның эш урыныннан тора. Ул, табиб кебек үк, мөстәкыйль рәвештә диагностика үткәрә һәм дәвалый, больничный листлар яза, шулай ук кирәк булганда авыруны тар белгечкә юллый ала.
Россия Империясендә беренче ашыгыч ярдәм медицина докторы Аттенгофер Г.Л. ярдәме белән барлыкка килә, ул 1818 елда өйдә беренче ярдәм күрсәтә ала торган хезмәтне булдырырга тәкъдим иткән. Мондый оештыру буенча пациентларга ярдәм күрсәтә алырлык махсус табиблар булырга тиеш иде. Бу көннән башлап, илдә ашыгыч ярдәм һәм беренче фельдшер хезмәткәрләре барлыкка килү көнен саный башлаганнар.