2019 елда Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгенең балалар хастаханәсендә лапароскопик алым белән үткәрелә торган операцияләрнең өлеше артты. Бу хакта КБМҮнең балалар хастаханәсенең хирургия хезмәте җитәкчесе, балалар хирургы Марат Насыйбуллин хәбәр итте. Узган ел эчендә балалар хастаханәсенең хирургия һәм урология бүлегендә шундый 226 операция башкарылган, 2018 ел белән чагыштырганда, 2018 елда барлыгы 32 операция уздырылган.
Лапароскопик хирургия бөтен дөньяда балалар хирургиясенең аерылгысыз өлеше булып тора. Бу заманча алым балалар организмы өчен аз травматик санала. Әлеге методика ярдәмендә башкарылган операцияләрнең өстенлекләре күп, болар: аз авыртулы, эстетиклык, авыртуны бетерүче өстәмә даруларның кирәк булмавы, операциядән соң зур җөйләр булмау, өзлегүләрнең аз булуы, операциядән соң иртә тернәкләнү һәм хастаханәдә яту көннәре кыскару.