Бүгенге әңгәмәбезнең герое – Татарстанның сәламәтлек саклау легендасы, СССР сәламәтлек саклау отличнигы, ТАССРның һәм Россия Федерациясенең атказанган табибы, Россия мәгълүматлаштыру академиясенең хакыйкый әгъзасы Наил Сәлах улы Садыйков. Наил Сәлах улы сәламәтлек саклау системасында 50 елдан артык эшләде, Казан шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме станциясе санитарыннан министр урынбасарына кадәр юл узды. Барлык вазыйфаларда да ул үзен компетентлы, максатчан һәм энергияле кеше буларак күрсәтте, республиканың сәламәтлек саклау системасын үстерүгә зур өлеш кертте.