Чирмешән ҮРХдә 2019 ел эчендә эш йомгаклары буенча медицина советы узды. Утырышта ТР ССМ Әлмәт шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Суфиярова М.Г., Чирмешән муниципаль районы башлыгы Дәүләтшин Ф.М., шулай ук хастаханәнең хезмәт коллективы әгъзалары катнаштылар.
Эш нәтиҗәләре белән аларны баш табиб Мортазина Л.Ш. таныштырды. Ул эшчәнлекнең төп күрсәткечләрен һәм рейтинг күрсәткечләрен анализлады, оешма эшчәнлеген оештыруның көнүзәк мәсьәләләре турында сөйләде. Өлкән халыкны һәм балигъ булмаганнарны диспансерлаштыруның нәтиҗәлелегенә аерым игътибар юнәлтте. Аерым алганда, Чирмешән районы сәламәтлек саклавының нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән максатчан күрсәткечләрне үтәүгә басым ясады.