4 март - Бөтендөнья КПВ (кеше папилломасы вирусы) белән көрәш көне

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Россия Федерациясе Бөтендөнья КПВ белән көрәш көнен үткәрү буенча Халыкара КПВ буенча җәмгыятьнең рәсми партнерлары исемлегенә кертелде, бу көн  ел саен 4 мартта билгеләп үтелә. Акциянең максаты – халыкка КПВ белән бәйле яман шешнең куркынычлыгы һәм аны профилактикалау ысуллары турында хәбәр итү.

Кеше папилломасы вирусы (КПВ) – аналык җиңсәсенең яман шешен китереп чыгарырга сәләтле бик киң таралган вирус. Аналык җиңсәсе яман шеше хатын-кызлар арасында онкологик авыру таралу буенча икенче урында тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International