Бүген проф. Е.В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсе җирлегендә «Кератопластика» квалификация күтәрү курсы тәмамланды. Лекцияләрне һәм практик дәресләрне 25тән артык патент һәм берничә дистә фәнни мәкаләләр авторы, м.ф.д., профессор Золоторевский Андрей Валентинович үткәрде.
Профессор А.Золоторевский сүзләренә караганда, кератопластика операцияләре безнең илдә бик сирәк. Елына 2-3 меңнән дә артмый, чагыштыру өчен АКШда – 120-150 мең.