Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә гадәти булмаган акция узды. Перинаталь үзәктән чыгучы яшь әниләргә профессиональ макияж ясаганнар. Кечкенә генә мейкап-марафонны визажист Альбина Солтанова үткәрде.