Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко эш визиты белән Татарстанга килде

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Татарстанга килеп китте. Эш сәфәре кысаларында ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, ә аннан соң аңа республиканың алдынгы дәвалау учреждениеләрен күрсәттеләр.

Регион башлыгы белән очрашуда республикада сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүнең стратегик мәсьәләләре турында фикер алыштылар. ТР Президенты министрга республикада кирәкле санитар-эпидемиологик чараларның тәэмин ителеше, шулай ук Япония лайнерыннан эвакуацияләнгән россиялеләр өчен уңайлы шартлар булдырылуы турында хәбәр итте. Михаил Мурашко, үз чиратында, профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең медицина персоналының югары квалификациясен билгеләп үтте.

Рәсми аралашудан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Мурашко РКЙАХнә килделәр, анда табибларга РФ Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хатларын һәм Татарстан Президенты исеменнән кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International