Бүген ТКМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең баш штаттан тыш наркологы, наркология диспансерының сырхауханә мөдире Людмила Львова 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Людмила Алексеевна 36 ел гомерен медицинага багышлаган, аларның 32 елын наркодиспансерда эшләгән.
Людмила Алексеевна эшен санэпидемстанциядә башлаган, ә 1988 елда наркодиспансерга яшүсмерләр табибы булып китә, аннары алкогольгә каршы пропаганда буенча табиб була, соңрак психиатр – нарколог була һәм 2005 елда сырхауханәне җитәкли. Юбилей алдыннан без Людмила Алексеевна белән очраштык һәм спиртлы эчемлекләрдән яки наркотиклардан баш тарткан кеше өчен нәрсә мөһим булуы, наркодиспансерның пациентлары башкалардан нәрсә белән аерылуы һәм ничек «Аеклык ноктасы» хатын-кызларга эчкечелеккә каршы көрәшергә ярдәм итә икәнлеге турында сөйләштек.