ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында татарстанлылар арасында көнкүреш агулануларының иң еш сәбәпләре турында сөйләделәр

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында журналистлар өчен татарстанлылар арасында көнкүреш агулануларын профилактикалауга багышланган түгәрәк өстәл узды. Экспертлар сыйфатында ТР ССМ баш штаттан тыш токсикологы Алия Насыйбуллина һәм ТР ССМ баш штаттан тыш терапевты Диана Абдулганиева чыгыш ясадылар. Алар кискен респиратор авырулар үсеше чорында парацетамолны күп тәшкил итүче препаратларны күп куллану аркасында хастаханәләргә килә торган пациентлар саны артуын сөйләделәр.

Моннан тыш, еш кына серкә кислотасы һәм автомобильнең җил пыялаларын юдыру өчен составында метанол булган сыеклыклар кулланганнан соң табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. 2019 елда Казанда 19 кеше серкә кислотасыннан агуланган, шуларның 2се һәлак булган. Метанол белән агулану – 12, шуларның 6сы үлем белән тәмамланган.

Табиблар куркыныч сыеклыкларны балалар өчен мөмкин булмаган урында маркировкаланган савытта тотарга киңәш итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International