2012 елдан башлап Түбән Камада Пренаталь диагностика үзәге эшли. Ул, карындагы баланың хромосомом аномалияләрен һәм үсеш кимчелекләрен иртә ачыклау максатыннан, Түбән Кама районының, шулай ук беркетелгән алты районның йөкле хатын-кызларына хезмәт күрсәтә. Узган ел аны капиталь төзекләндергәннәр, пациенткаларга уңайлы булсын өчен аерым керү урыны булдырылган.