Түбән Кама туберкулезга каршы диспансерының педиатр-фтизиатры Валентина Васильевна Можная бөтен гомерен медицинага багышлаган – менә 46 ел инде ул балаларны дәвалый.
Валентина Васильевна 1948 елда Алабуга районында туа. Әнисе авыл фельдшеры булып эшләгән, кечкенә Валя табиб булырга хыялланган. Кызыл дипломнар белән ул «фельдшер» һөнәре буенча медицина училищесын һәм Казан дәүләт медицина институтының педиатрия факультетын тәмамлаган. Бер ел Менделеевскида шәфкать туташы булып эшләгән һәм Түбән Камага эләгергә теләгән булган, тик ул вакытта белгечләргә кытлык булмаган. Ә институтны тәмамлау алдыннан балалар арасында үлүчеләр саны югары булган Көньяк республикалардан вәкилләр килгән һәм яшь табибларны эшкә чакырганнар.