БШХ хирурглары сирәк авыру белән пациенткага операция ясадылар

2020 елның 24 марты, сишәмбе

5 яшьлек кызның ашказаныннан 300 граммлы һәм бер метрга якын булган төерле чәчләрен алып ташладылар.

Табиблар сүзләренә караганда, кыз хастаханәгә күңел болгануга, косуга һәм эч авыртуына зарланып килгән. Үткәрелгән тикшерүдән соң пациенткада трихобезоар — бөтен ашказанын, уникеилле эчәген һәм юка эчәклекнең бер өлешен били торган чит әйбер булуын ачыклыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International