2012 елның 13нче декабреннән 14нче декабренә кадәр ААҖ «Татнефть» һәм Әлмәт шәһәре медсанчастендә «Корсак аортасы аневризмнарын хирургия дәвалавында заманча ысуллар» мастер-классы (workshop) үтте. Мастер-класс барышында ИБС РКНПК Росмедтехнологияләр (Мәскәү шәһәре) хирургия дәвалавы бүлегенең әйдәүче белгече Т.Э. Имаев җитәкчелеге астында ААҖ «Татнефть» һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте кардио- һәм рентгенохирурглары тарафыннан корсак бүлегеаортасын эндоваскуляр протезлау буенча 2 операция ясалды.
Медсанчастьтә бу беренче операцияләр түгел, шушы елның октябрендә инде шундый ук операцияләр эшләнгән иде. Бер пациентка корсак аортасының инфрареналь бүлеген протезлау беләнберрәттән chimney (төтенчыккыч) төре буенча сул як бөер артерияләренпротезлау операциясе үтәлү бу мастер-классның үзенчәлеге булып торды. Бу югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты дәрәҗәсен тагын бер баскычка биегрәк күтәрергә рөхсәт итүче операцияләрнең яңа төре.