Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Сишәмбе, 24 мартта «Татар-информ» агентлыгында Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе булды. Журналистларның сорауларына Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы урынбасары Анна Алешина һәм «Республика клиник туберкулезга каршы диспансер» ДАССОның баш табибы Алексей Алексеев җавап бирде.

Роспотребнадзор белгече А. Алешина хәбәр иткәнчә, туберкулез - дөньяда үлемгә китергән иң еш очрый торган йогышлы авыруларның берсе. Көн саен бу авырудан 4 меңнән артык кеше үлә, ә 30 меңгә якын кеше авыруга дучар була. Ул шулай ук 2019 елда республикада балаларда туберкулезны ачыкларга мөмкинлек бирә торган иммунодиагностикадан ата-аналарның баш тартулары 12% ка артуы турында билгеләп үтте. Шулай итеп, бу балаларның гына түгел, аларның тирә-юнендә, шул исәптән оештырылган балалар коллективларында да авыру куркынычы арта.

А. Алексеев сүзләренчә, узган ел 2018 ел белән чагыштырганда тулаем авырулар саны 2,7 процентка кимегән. Хәзер республикада туберкулез белән авыручылар саны Россиядәгегә караганда 33,3 процентка азрак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International