Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан каһарман бабаларыбыз турында сөйләүне дәвам итәбез

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан безнең якты киләчәгебез өчен дәһшәтле сугыш юлларын үткән каһарман бабаларыбыз турында сөйләүне дәвам итәбез.

Үзенең бабасы турында «Перинаталь үзәге булган шәһәр балалар хастаханәсе» ДАССОның җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлегенең белгече Яна Чупахина сөйли:

"Минем бабам Кузьмин Прокофий Григорьевич 1918 елның 25 августында ТАССРның Ширәмәт районы Кашай авылында туган. Сугыш башланганда ул армиядә хезмәт итә. Әмма туган ягына озак 5 елдан соң гына әйләнеп кайта ала. 1939 елда ул Казан өлкәсенең Ширәмәт районы хәрби комиссириаты тарафыннан Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенә хезмәткә чакырыла. Үзенең сугышчан иптәшләре белән бергә Кама Аланыннан Берлинга кадәр узган. Көнбатыш, Брянск, Украина фронтларында сугышкан”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International