Дәрвишләр бистәсендәге яңа фельдшер-акушер пунктларында анда яшәүчеләргә беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да булдырылган. Моның шулай икәнлегенә бүген Казан Мэры Илсур Метшин «Дәрвишләр» станциясендәге яңа ФАПныкарап чыккан вакытта инанды. Аки һәм Зур Дәрвишләр бистәләрендә тагын 2 ФАП инде эшли.
Элек бистәнең «Дәрвишләр» станциясендә яшәүчеләренә беренчел медик-санитар ярдәмне шәфкать туташы Регина Сафина күрсәтә иде. Ул Мэрга көн саен уртача 15 мөрәҗәгать итү була дип әйтте, ә җәен аларныңмикъдары байтак арта, чөнки янәшәдә бакча җәмгыятьләреһәм күпләп алу склады урнашкан.
Дәрвишләр бистәсенең баш хастаханәсенә кадәр - 15 км. «Дәрвишләр» станциясендә меңнән артык кеше, алардан 980 олы кеше һәм 139 бала яши. Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләргә 8нче шәһәр хастаханәсе хезмәт күрсәтә, аның хезмәт күрсәтү радиусы - 20 км.
3 яңа ачылган ФАП беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү тизлеген әһәмиятле яхшыртачак. Чөнки аларда пациентка табибка кадәр булган беренче ярдәм күрсәтеләчәк, ә кирәк вакытта шәфкать туташы 8нче хастаханәдән табиб белән кизү бригадасын чакыра.