ТР ССМ ДАССО РКХнең перинаталь үзәгендә гадәти булмаган бала тудыру булды, бөер трансплантациясеннән соң булган хатын бала тапты. Унҗиденче декабрь көнне РКХнең перинаталь үзәгендә аналыкны яру ысулы беләндөньяга гадәти булмаган сабый килде.
Аныңәнисе балачактан бөер хроник авыруы белән авырган һәм 16 яшенә анда дәвамлы бөер җитешсезлегенең терминаль стадиясе барлыкка килгән. Бу авыруны дәвалау өчен аңа 2006 елда РКХдә анасыннан бөер аллотрансплантациясе ясалды. Киләсе алты ел эчендә бөерләрнең функциясе яхшы булып калды. Бу елларда бөерләрне күчереп утырту бүлегенең пациенты үсте, кияүгә чыкты һәм җитлеккән сәламәт бала таба алды.
Бүген дөньяга яңа кеше туды, аны каршы алырга туганнары килделәр. Зарыктыргыч көтү. Дулкынлану алар ягыннан. Ачык йөзле медицина хезмәткәрләренең киңәшләре икенче яктан. Һәм менә озак көтелгән яшь әни белән баланың барлыкка килүе. Яшь әнине һәм аның улын шифаханәдән чыгару, чын-чынлап, бәйрәмчә үтте: бәхет, ныклы сәламәтлек теләүләр яңгырады. Туганнары фотографиягә төшергән вакытта, яңа туган бала тыныч кына йоклый иде, аның алда әле тулы тормыш бит.