РКХ табиблары уникаль методика ярдәмендә бавыр капкасы шеше белән интегүче 78 яшьлек татарстанлыны коткарды

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе хирурглары бавыр капкасы яман шешеннән интегүче бабайга катлаулы операция үткәрделәр. Башлыча ТР Югары Ослан районының Рус Макылы авылында яшәүче 78 яшьлек ир-ат кинәт сары төскә кергән булган, аннан соң үзен начар хис итә, «ашыгыч ярдәм» дә аны РКХнә китерәләр.

Тикшерү барышында табиб шешнең үт юлларына һәм кан тамырларына китүен, ә билирубинның нормасы 20 була торып 240 тәшкил итүен ачыклый. Ә пигментның мондый күләмдә булуы башка органнар өчен агулы, бавырга операция ясау өчен тоткарлык булып тора.

Гадәттә мондый очракларда пациентларга башта үтне тышка чыгаралар, чөнки әгәр операция ясасаң, авыруның бөерләренә, ою сәләтенә зарар килергә, яки, мәсәлән, бавырның калган өлеше эшләп китмәскә мөмкин.

Пациентның яшен исәпкә алып, табиблар билгеләп үткәнчә, үтне чыгару – дәвалауның бердән-бер варианты иде кебек. Тик анатомик үзенчәлекләр сәбәпле үтне тышкы якка чыгару мөмкин булмаган.

Ул чакта РКХ хирурглары бавырның бер өлешен, үт чыгаручы юлларны һәм кан тамырларын бетерү, ә аннан соң бавыр артериясен һәм капка венасын реконструкцияләү буенча зур операциягә карар кылдылар.

Операция 4 сәгать дәвам итте. Сүз уңаеннан, Азия илләрендә табиблар мондый төр операцияләрне  13-18 сәгать дәвамында ясый. Барысы да уңышлы узды, 14 тәүлеккә бабайны өенә чыгардылар.

Кагыйдә буларак, мондый операцияләрне Мәскәү һәм Санкт-Петербургның югары махсуслаштырылган үзәкләрендә генә ясыйлар.

Татарстан РКХдә бу операцияне ясау трансплантацион технологияләр һәм 2нче хирургия бүлегенең медиклары ярдәмендә мөмкин булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International