2013 елның16нчы гыйнварында Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министрлыгы ана һәм бала үлеме сораулары буенча регион вәкилләребелән видеоконференция режимында өченче селектор киңәшмә үткәрде.
РФ сәламәтлек саклау урынбасары министры Е.В. Яковлева тарафыннан үткән елгы демография үсешенең төп тенденцияләре яктыртылды. 2012 елның 11 ае эчендә Россия Федерациясендә бала үлеме саны күрсәткече - тере туучы 1000 балага 8,8. Татарстан Республикасында 2012 елның 11 ае өчен бала үлеме саны күрсәткече тере туучы 1000 балага 6,6 булды.
Акушерлыкта һәм гинекологиядә, педиатриядә уңай демографик үсешне саклау максаты белән киңәшмә барышында белгечләр, ведомствоара эшләрне көчәйтү, регионның сәламәтлек саклау кадры көчен ныгытуга юнәлтелгән Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан программалар эшләп чыгару кирәклеге турында билгеләделәр.