Татарстанда антиоагулянтларны кабул итүче пациентларга дистанцион хезмәт күрсәтү буенча пилот проект старт алды

2020 елның 9 июне, сишәмбе

Бүген ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, Портавита Хелс компаниясе һәм «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУ портатив приборларны кулланып, «Портавита – Антикоагуляция» модулендәге пациентларга дистанцион хезмәт күрсәтүне гамәлгә кертү буенча пилот проектны гамәлгә ашыра башлады.

Сынау проекты Портавита Хелс компаниясе тарафыннан проектны гамәлгә ашыру өчен кирәкле җиһазларны: планшет, экспресс-коагулометр һәм чыгым материалларын (тест-полоскалар һәм автомат ланцетлар) тапшыру процессыннан башланды.

Проект турында:

Катлаулы эпидемиология вазгыятьтә, антикоагулянтка каршы терапияне узучы пациентларның коронавирус йогышы белән зарарлану куркынычын киметү максаты белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Портавита Хелс компаниясе һәм «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУ 7нче ШКХ базасында «Портавита – Антикоагуляция» модулендә пациентларга портатив приборлар ярдәмендә дистанцион хезмәт күрсәтүне гамәлгә кертү буенча тәҗрибә проектны башлап җибәрәләр.

-Бүгенге көндә йогышлы булмаган хроник авырулар белән пациентларың күбесе коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычы белән бәйле рәвештә, антикоагулянт кабинетларга килүдән курка һәм, димәк, МНО контрольсез кала. Бу бик аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә Портавита Хелс портатив приборларны кулланып, пациентларга дистанцион хезмәт күрсәтүне гамәлгә кертү буенча пилот проектын башлап җибәрү тәкъдим итте, һәм түләүсез нигездә клиникага экспресс-коагулометр, «Портавита - Антикоагуляция» модуле белән эшләү өчен планшет һәм кирәкле чыгым материалларын (ланцетлар) бирде, ди «Портавита Хелс» ҖЧҖ генераль директоры Марк Слейтер.

Әлеге проект кысаларында антоагулянтка каршы терапияне (Варфарин белән дәвалау) кабул итүче пациентларга портатив прибор - коагулометр ярдәмендә канның ою дәрәҗәсен үлчәү буенча өйләредә шәфкәть туташы экспресс-анализны ясаячак. Тест нәтиҗәсе бер минут дәвамында билгеле булачак, планшет һәм «Портавит – Антикоагуляция» модуле ярдәмендә шәфкать туташы аны оператив рәвештә әлеге пациент өчен актуаль булган даруны дозировкалау программасына кертәчәк. Шулай ук белгеч программада авыруның торышы динамикасын реаль вакыт режимында күрәчәк.

7нче номерлы ШКХнең антикулянтка каршы кабинетында 420 кеше күзәтелә. 7нче номерлы ШКХ белгечләре көненә антиоагулянтка каршы терапияне кабул итүче якынча 15 пациентка хезмәт күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International