Татарстанга «Авифавир» препаратының 300 төргәге китерелгән. Бүген ул вакытлыча йогышлы авырулар госпитальләренә профильләштерелгән Казанның клиникаларына кайтарылачак. Шулай ук даруны Яр Чаллы шәһәренә дә җибәрәчәкләр.
"Препарат коронавирус инфекциясенең урта-авыр формаларын дәвалаганда кулланылырга тиеш", - дип сөйләде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева.
«Авифавир» ның беренче партияләре Мәскәү, Ленинград, Новгород, Түбән Новгород һәм Киров өлкәләре, Екатеринбург һәм Татарстан Республикасының хастаханәләренә һәм фармацевтик оешмаларына китерелде. Препаратны ил халкына мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча бушлай алырга мөмкин булачак.
«Авифавир» Data Matrix цифрлы коды белән маркировкалана, ул дарулар паспортының аналогы булып тора. Препаратның чынлыгын «Честный знак» мобиль кушымтасы ярдәмендә тикшерергә мөмкин булачак.