Табибларга “рәхмәт”не Yardam.ru порталында җиткерергә мөмкин

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Республиканың һәр кешесе медицина хезмәткәрләренең фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен Yardam.ru мәгълүмати порталда эшли башлаган «Табибларга хатлар» сервисы аша җиткерә ала.

Җиңел булмаган көндәлек хезмәтләре өчен табибларга рәхмәтләрне әйтү өчен Yardam.ru сайтында хат язып калдырырга мөмкин. Моның өчен үз исемеңне атап, хатыгыз кайсы хастаханәгә юллавылуын күрсәтергә, шулай ук теләүчеләр шәхси фотосурәтне йөкләп, хат язарга кирәк.

Хатларны yardam@tatar.ru почта адресына да җибәрергә була.

"Табибларга хатлар" сервисы май ахырында эшли башлаган. Акциядә рәхмәт хатын язып, ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин да катнашкан иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International