Татарстанда 800 гә якын кеше Covid-19 вакытында волонтер-медикларга кушылды

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

Татарстанда 800 гә якын волонтер, коронавирустан курыкмыйча, шәфкать туташларына һәм табибларга ярдәмгә килде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан бүлеге төбәк координаторы Анна Макарова сөйләде.

"Әлеге эпидемиологик вазгыятьтә 800 гә якын волонтер Республика клиник хастаханәсе, җиденче шәһәр хастаханәсе, 21 нче сырхаунәсе медикларына ярдәм итәргә килделәр»,-дип сөйләде спикер.

“Республика буенча 2360 волонтер — бу Казан дәүләт медицина университеты студентлары, Казан дәүләт медицина академиясе ординаторлары, Татарстан Республикасында медицина колледжлары студентлары", — диде Макарова.

Башлангыч курс студентлары - волонтерлар шәфкать туташларына, ә өлкән курсларда укучы волонтерлар табибларга беркетелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International