«Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол командасы һәм Казанның чирәмдәге хоккей буенча «Ак Барс-Динамо» хатын-кызлар клубы уенчылары яңа уен сезонында интенсив режимда күнегүләргә керешергә әзер.
Бүген «Республика медицина профилактикасы үзәге»нең спорт медицинасы бүлегендә «Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол клубы һәм 2018/2019 сезоны Россия чемпионнары «Ак Барс-Динамо» чирәмдәге хоккей буенча Казанның хатын-кызлар клубы медицина тикшерүен үтте.
Тикшерү барышында спортчыларга PWC 170 методы белән физик эшкә сәләтлелек билгеләү үткәрелде. Шулай ук команда уенчылары табиб-белгечләргә күренде, клиник һәм функциональ тикшеренүләр узды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча уенчыларга нәтиҗәне спорт медицинасы буенча табиблар бирде.
"РМПҮ" ДАССУның спорт медицинасы бүлегендә 1 июньнән 30 июньгә кадәрге чорда 680 спортчы тирәнтен медицина тикшерүен узды. Аларның төп өлеше - балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары. Шулай ук чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча Татарстан Республикасы җыелма командалары әгъзалары медицина тикшеренүен үтте.
Спортчыларга уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!