Татарстанда яңа коронавирус йогышы белән авырган пациентлар өчен реабилитация курсын гамәлгә кертү башланды. Тернәкләндерү терапиясе өчен сынау мәйданчыклары булып Казан шәһәренең ике медицина учреждениесе: 7нче номерлы шәһәр хастаханәсе һәм Сугыш ветераннары өчен госпиталь сайланылды. Тернәкләндерү участок табиб-терапевты күзәтчелегендә контроль анализлар һәм ЭКГ нәтиҗәләренә карап үтә.
Дәвалау физкультурасы дәресләре атнага өч тапкыр уза. Тернәкләнүче һәр төркем күбендә биш кешедән тора. Торгызу курсына сулыш гимнастикасы, күкрәк читлеге массажы, коры углекислы ванналар һәм физиотерапия керә.
Медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгеч, медицина фәннәре докторы Резедә Бодрова әйтүенчә, Казан шәһәренең сугыш ветераннары госпитале бүлегендә коронавирус инфекциясе нәтиҗәсендә пневмония кичергән 20дән артык пациент дәваланган.
- Нинди инновацион технологияләрне Россиядә гамәлгә кертә башладык? Беренчедән, бу сулыш тренажерлары ярдәмендә дәвалау күнегүләре. Мөгаен, патент рәсмиләштерербез. Шулай ук физиотерапия ысуллар да кертелде. Бу түбән ешлыклы магнитотерапия, КВЧ-терапия, ультрафиолет нурланышы, ингаляция куллану, - дип аңлатты Резедә Бодрова.