РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Татарстанга эш визиты белән килде

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Татарстанга ике көнлек эш визиты белән килде.

«Бүген Татарстанның медицина хезмәте Россия Федерациясе территориясендә бик лаеклы күренә. Бу югары технологияле ярдәм күрсәтүгә дә, сакчыл җитештерү технологияләрен гамәлгә кертүгә дә, пациентларның иминлегенә дә кагыла. Беренчеләрдән булып имин медицина ярдәме күрсәтүгә сертификатлар алдылар, шуңа күрә без Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсе дөрес һәм тиз үсеш ала дип саныйбыз», — дип билгеләп үтте Мурашко.

Мурашко эш сәфәре «Онкология» профиле буенча вертикаль-интеграцияләнгән медицина мәгълүмат системасын һәм дару препаратларын маркировкалау системасын гамәлгә кертү мәсьәләсе буенча видеоселектор киңәшмәсен уздырудан башланды. Ике көнлек эш визиты кысаларында М. А.Мурашко “Профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе” ДАССУ йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа бинасын төзү барышы, шулай ук “ТР ССМ Балалар Республика клиник хастаханәсе” ДАССУның “Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге” һәм “Яр Чаллы онкология диспансеры” РКОД филиалы биналары төзелеше белән танышачак, Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә барачак, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International