Кояшта ничек пешмәскә?

2020 елның 17 июле, җомга

Урамда кояш кыздырганда, һава температурасы һәм дымлылык югары булганда, җилсез һава торышы кояш сугуга һәм пешүгә китерергә мөмкин. Тән кызарып, авыртса, бу кояшта пешүнең беренче дәрәҗәсе, ә инде кояшта озаграк йөрү пешүнең икенче дәрәҗәсенә китерә – тәндә кабарчыклар барлыкка килә. Ак тәнлеләргә кояшта пешүгә 15-30 минут җитә.

Кояш пешүнең беренче билгеләре зарарланганнан соң 2-6 сәгатьтән соң барлыкка килә.

 Кояшта чамасыз кызыну бик җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин:

— тире яман шеше куркынычын арта;

— авыруларның, бигрәк тире белән бәйле авыруларның кискенләшә;

— катаракта барлыкка килү;

— тотрыклы пигментация;

— вакытыннан алда картаю.

Дөрес кызынуның сере гади – сабырлык һәм әз-әзләп кызыну

  • 11 һәм 15 сәгать арасындагы турыдан-туры кояш нурларыннан сакланыгыз.
  • Беренче кояш ванналары 15-20 минут булса, аннары 2 сәгатьтән дә артмаска тиеш.
  • Хәрәкәттә кызыну хәерлерәк, кояш ванналарын иртән-кич ашаганнан соң 1 сәгать узгач кабул итү яхшырак.  
  • Ачык төстәге баш киеме киегез. Шулай ук ачык төстәге һәм җиңел тукымалы өс киеме кияргә кирәк
  • Балалар турында кайгыртыгыз - 3 яшькә кадәрге балаларга кояшта озак торырга рөхсәт итмәгез, аларны бер минутка да караучысыз калдырмагыз!
  • Организм сусызланмасын өчен су, куас, морс эчегез. Баллы эчемлекләр һәм концентрацияләнгән соклар эчү киңәш ителми. Алардан сусау тагын да арта.
  • Кызынганда SPF 30 дан 50гә кадәр булган кремнар кулланыгыз.

Дәвалану:

Тәнне дымлатырга, суытырга кирәк. Ромашка чәчәкләре төнәтмәсен суытып компресс куеп, аны 3-5 минут саен алыштырып тотыгыз. Одеколон белән сөртергә ярамый. Зыян күрүче күп күләмдә су эчәргә тиеш. Тәндә кабарчыклар чыккан булса, табибка мөрәҗәгать итегез.

Җәйге кояшта сак булыгыз, үзегезне саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International