Түбән Кама табибы СOVID-госпиталендәге эше турында сөйләде

2020 елның 17 июле, җомга

ТКҮРКХнең травматолог-ортопеды Марат Магомедов та госпитальдә үзенең беренче сменасын тәмамлады һәм тиздән травматология бүлегенә әйләнеп кайтачак.

Яшь табиб әйтүенчә, башлыча яңа вазгыять - хирургия профиленнән терапия профиленә күчү куркытты. Өстәвенә, бу сменага эсседә эшләргә туры килде, урамдагы температура 37 градуска кадәр күтәрелгән иде.

"Коронавирус масштабы белән шаккатырды, - диде табиб. - Бервакыт бер төнге сменада госпитальгә 25 кеше китерлде”.

Әни дә, Марат Бәшировичның хатыны да-медиклар, шуңа күрә аның госпитальдә эшләү карарына каршы булмады. “Безнең пациентларга-тизрәк терелү , хезмәттәшләргә-уңышлар, сабырлык телим. Сәламәтлегегезгә җитди карагыз, гигиена таләпләрен үтәгез”, - дип әйтте табиб.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International