РКХ табиблары Марий Элдан килгән ир-атның бензин пычкысы белән киселгән кулын коткарды

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары Марий Элдан килгән ир-атның бензин пычкысы белән киселгән кулны ялгады.

73 яшьлек ир-ат бензин пычкысы белән беләк-беләзек турысында сөякне һәм тукыманы кисә.

Пенсионерны шунда ук республика үзәк район хастаханәсенә китерәләр. Табиблар беренче ярдәм күрсәтә, шуннан аны микрохирургларга Казанга җибәрәләр.

Кичке 7дән төнге 12гә кадәр РКХ табиблары кулны яңадан “җыя”: сөякләрне терки, веналар һәм артерияләр протезлый, сеңерләрен ялгый. Төнге 12.00 сәгатьтә РКХ микрохирурглары операцияне төгәлли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International