“Бу юбилейны мин беркайчан да онытмаячакмын!”

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Шәфкать туташы Гөлия Хәкимова үзенең юбилеен госпитальдә билгеләп үтә. Эш сменасына кадәр үк хезмәттәшләре аны туган көне белән котлады.

Гөлия Хәкимова ТКҮРКХнең беренчел кан тамырлары үзәгендә реанимациядә шәфкать туташы булып 10 ел инде эшли. Госпитальгә ул яңа тәҗрибә алу, медицинаның башка өлкәләрендәге яңалыкларны белү, пациентларга ярдәм итү теләге белән килде. Госпитальдә Гөлия Марсель кызы шулай ук реанимация пациентлары белән эшли.

"Иң авыры, барысына да кебек үк, беренче эш көне булды. Ничек кенә мораль яктан әзерләнмәсәк тә, хезмәттәшләр белән аралашмасак та, костюмнан шок иде. Беренче биш сәгать күнегүгә китте. Безнең пациентлар авыр хәлдә, кайберләре тормыш һәм үлем чигендә, аларга сулау авыр, алар бик кызганыч, чын күңелдән ярдәм итәсе килә. Әлбәттә, монда, госпитальдә, миңа реанимациядә озак еллар эшләү тәҗрибәсе бик булышты”, - дип сөйли шәфкать туташы.

Гөлия Хәкимованы өйдә ире һәм ике улы көтә. Гөлия Марсель кызы якыннарының юбилее белән котлауларын бер атнадан соң гына кабул итә алачак.

“Бу юбилейны мин беркайчан да онытмаячакмын. Госпитальдә эшләп бетергәч, туганнарым һәм якыннарым белән туган көнемне билгеләп үтәсем килә. Бүген мин үземә тормышка күбрәк ышаныч, тотрыклылык һәм иң мөһиме - рухи тынычлык теләр идем. Ә барлык коллегаларыма каты бәгырьле булмауларын телим, безнең һөнәрдә һәрвакыт кеше булып калу мөһим”.

ТКҮРКПХ коллективы һәм администрациясе барлык котлауларга кушыла. Гөлия Хәкимовага нык сәламәтлек, һәрвакыт яхшы кәеф тели, авыр хезмәтегез өчен рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International