Яр Чаллының АМЯХ табиблары Татарстанда беренче тапкыр стент-графтны эндофиксацияләү белән операция уздырдылар

2020 елның 24 июле, җомга

Яр Чаллының АМЯХдә 77 яшьлек пациентка стент-графтны эндофиксацияләү белән операция уздырдылар. Татарстанда мондый системаны кулланып әлеге төр операция беренче тапкыр ясала.

18 июльдә Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә Әгерҗедән 77 яшьлек пациент ашыгыч рәвештә китерелә. Тикшерү үткәргәннән соң аневризма өзелүе ачыклана. Өстәвенә, пациентның күп санлы авыр авырулар аркасында ачык операцияне уздыру ярамый.

Гадәттә мондый очракларда, гаять зур яра ясалмыйча, стент-графт куела. Ләкин бу очракта хәтта аны да кую мөмкин булмый, чөнки әлеге аневризманың анатомик муены бик кыска була. Ә графт 15 мм дан артык фиксация зонасы булган очракта гына куела, ә бу очракта фиксация зонасы нибары 3-4 мм гына була. Урнаштырсаң, ул үз урыныннан шуып төшкән булыр иде һәм кан саву яңадан башланыр иде.

Консилиумны җыеп, рентгенэндоваскуляр хирург Марат Равил улы Шәрәфетдинов һәм йөрәк-кан тамырлары хирургы Рәшит Зөфәр улы Садыйков стент-графт урнаштыру турында карар кабул итәләр. Бу система шуруповертны хәтерләтә: кирәкле юнәлеш алырга мөмкин булган махсус катетер ярдәмендә, шөрепләр ролен үтәүче спиралькага охшаган алты деталь аортага уңышлы урнаштырыла

Хәзер пациент үзен яхшы хис итә: ул палатага чыгарылган һәм өенә кайтырга әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International