Яр Чаллы госпиталендә коронавирус белән авырган пациентларны реабилитацияләү башланды

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Cугыш ветераннары госпитале» ДАССУ COVID-19 яңа коронавирус йогышын кичергән пациентларны реабилитацияләүне гамәлгә ашыра башлады.

Беренче пациентларны Яр Чаллы госпитале сырхауханәсендә реабилитацияләүгә 20 июльдән башладылар. Реабилитация бушлай үтә, пациентлар сырхауханәдән юллама, үпкәләрнең компьютер томографиясе һәм ПЦР анализы нәтиҗәләре белән киләләр.

«Пациентларга сулыш гимнастикасы үткәрелә. Шулай ук алар физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә дә йөри. Физиотерапевтик процедуралар, күкрәк читлеге массажы үткәрелә. Кирәк булса, без пациентларга дарулар билгеләнә",- диде бүлек мөдире, табиб-невролог Лариса Крылова.

Пациентларның сүзләренә караганда, процедуралар яхшы нәтиҗә бирә: сулышы тирәнәя һәм хәл яхшыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International