Гиподинамияне кисәтү

4 август 2020 ел., сишәмбе

2020 елның 1 августыннан башлап 10 августына кадәр Татарстанда Физкультурачы көненә багышланган «Гиподинамияне кисәтү»  ун көнлеге уза.

Гиподинамия аз хәрәкәтләнү дигәнне аңлата, ул атеросклероз, симерү, гипертония, шикәрле диабет, остеопороз кебек күп авыруларның үсеш куркынычын арттыра. Шуңа кешенең көнлек тормышында физик күнегүләр булырга тиеш.

Кешегә физик йөкләнешләрнең күләме нинди? Һәр кешегә атнасына 5 тапкыр 30ар минут күнегүләр ясау тәкъдим ителә. Рөхсәт ителгән йөкләнеш күләмен дәвалый торган табиб әйтергә тиеш.

Кайсы физик күнегүләр иң файдалысы? Хроник авырулары булмаган кешеләргә йөрү, йөгерү, йөзү, җиңел зарядка кебек йөкләнешләр киңәш ителә.

Әгәр дә сездә хроник авырулар булса –  җәяү йөрү, салмак йөзү, велосипедта салмак йөрү белән чикләнегез. Шуның белән бергә кан тибүен күнегүләрне башлаганчы һәм эшләгән вакытта үлчәргә кирәк.

Физик күнегүләрне ясар алдыннан табиб белән киңәшләшегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International