Республика клиник хастаханәсендәге йогышлы авырулар госпитале үз эшен туктатты

2020 елның 18 августы, сишәмбе

Республика клиник хастаханәсе каршында вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитале дүрт ай эшләгәннән соң ябылды.

Хастаханә акрынлап план нигезендәге эшчәнлегенә кире кайта. Госпиталь ябылганнан соң бер атна узгач, дезинфекция үткәрелгәч һәм яхшылап эшкәртелгәч, Республика клиник хастаханәсе тулы күләмдә эшли башлаячак.

Бер атнадан соң Республика клиник хастаханәсенең Травматология үзәге дә пациентлар өчен ачылыр дип көтелә.

Барлык пациентларны да (пандемия аркасында алар хастаханәгә мөрәҗәгать итә алмаган иде) кабул итү һәм дәвалау өчен табиблар өч сменада эшләячәк.

Операцияләрне иртән, көндез һәм төнлә ясаячаклар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International