40 яшьлек хатын-кыз 12 операция кичергән, тик шулай да чирне җиңгән

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Татарстанның бер районында яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз специфик булмаган җәрәхәтле колит - юан эчәкнең хроник ялкынсыну авыруыннан җәфа чигә торган булган. Хатын-кыз табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Табиблар, күп санлы җәрәхәтләр аркасында иләккә охшаган калын эчәкне алып, стоманы тышка чыгарыра.

Ике ел хатын-кыз тизәк алгыч белән йөргән. Аннан соң янә Мәскәүдә операция ясаганнар - стоманы алганнар, юка эчәктән резервуар формалаштырганнар. Бу 2012 елда булган, ул вакытта Казанда мондый операцияләр ясалмый иде.

2019 елда ул янә кискен ялкынсыну һәм эчәкләрнең үткәрмәүчәнлеге белән хастаханәгә эләгә. Хатын-кызны ашыгыч рәвештә санавиация вертолетында РКХнә күчерәләр.

Табиблар сүзләренә караганда, хәл кискен иде. Ялкынсыну юка эчәклектә башланган, барысы да җәрәхәтләрдә булган. Мондый патологияләрдә пациентлар 90% очракта үлә.

Ай дәвамында РКХ табиблары, эчәклек перфорациясе белән көрәшеп, хатын-кызны берничә тапкыр операцияләгән.

Ахыр чиктә, табиблар ялкынсынуны туктата алган. Табибларга, ашкайнату системасы өчен резервуарны яңадан формалаштырып, юка эчәклекнең яртысыннан артыгын алырга туры килгән.

Пациент 12 операция кичергән, бик нык ябыккан, тик шулай да чирне җиңгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International