Бүген Питрәч районы үзәк хастаханәсендә гериатрия кабинеты ачылды. Бу «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» төбәк проекты ярдәмендә гамәлгә ашты.⠀
Кабинет эше белән Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская танышты. Кунаклар бүлмәләрне карады, җиһазларны бәяләделәр.