Түбән Кама РҮХнең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Елена Пискарева прививка ясау кампаниясе турында сөйләде.
"Гриппка каршы прививканы яшәү урыны буенча сырхауханәдә ясарга була Вакцинацияләү бушлай үткәрелә.
Хәзерге вакытта ике төр вакцина – «Совигрипп» һәм «Флю-М» килде. Бу-үзебезнең өч компонентлы препаратлар. Алар А/H1N1, A/H3N2 һәм В кебек штамм вирусларга каршы, вакцинаның икесе дә тикшерелгән, нәтиҗәле.
План буенча барлыгы 165796 кешегә прививка ясалырга тиеш".