Кадрлар бүлеге башлыгы Людмила Зотова өстенлекле бурыч дип Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенә белгечләр җәлеп итүне саный.
«Әгәр без өстенлекле бурычлар турында сөйләшсәк, алар, барыннан да элек, милли проектлар белән бәйле булын билгеләп үтәргә кирәк. Бу амбулатор-сырхауханәне кадрлар белән тәэмин ителешен хәл итү, бу, үз чиратында, беренчел медицина ярдәмен һәркем ала ала дигән сүз. Без сырхауханәгә яшь белгечләрне җәлеп итү генә түгел, биредә булган медицина персоналын саклап калу өчен дә тырышабыз».
- Яшь белгечләрне нәрсә белән җәлеп итәсез? Нинди социаль гарантияләр һәм ярдәм чаралары турында сүз бара?
«Беренче чиратта, бу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан каралган түләүләр. Бу хуҗалыкны җайга салуга 21534 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр. - 1794,50 сум күләмедә айлык өстәмә түләүләр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Түбән Камада Сәламәтлек саклау идарәсенең кадрлар стратегиясе нигезендә айлык өстәмә түләүләр 3000 сумга кадәр җиткерелгән.
Шулай ук без яшь белгечләргә торакны арендага бирәбез. Табибка бары тик коммуналь хезмәтләр өчен генә түләргә кирәк. Калганнарын хастаханә һәм муниципалитет түли.
«Грант» программасы турында аерым әйтергә кирәк, быел ул 800000 сумга кадәр арткан. Бу программа Түбән Камага башка шәһәрләрдән килеп, безнең хастаханәдә эшкә урнашучылар өчен каралган. Табиб бу программа белән фатир алса, ул хастаханәдә кимендә 5 ел эшләргә тиеш булачак.
Татарстан Республикасы Президенты карары белән хәзер ТР сәламәтлек саклау министрлыгының максатчан квотасы буенча тагын «социаль ипотека» программасы гамәлгә ашырыла. Бу-бүгенге көндә яшь белгечләргә бирелә торган гарантияләр. Шуны да билгеләп үтәсе килә, бу җәйдә генә дә 9 табиб эшкә урнашты инде».