ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов Түбән Камада эш визиты белән булды. Илдар Фатыйхов Сухарево авылында ФАП төзелеше һәм Түбән Кама РҮКПХнең ике корпусында капиталь ремонтның барышы белән танышты.
ТР халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү программасы кысаларында Сухарево авылында ФАП төзелешенә 4,9 млн.сум бүлеп бирелгән. Сентябрь аенда ФАП газ, электр һәм су белән тәэмин ителәчәк, беренче пациентларны көз ахырында кабул итәр дип планлаштырыла.
Түбән Каманың район үзәк күп профильле хастаханәнең инфекция һәм хирургия корпусларында ремонт ТР президенты йөкләмәсе буенча стационарларны капиталь ремонтлау программасы бунч гамәлгә ашырыла. Гомуми мәйданы 963,4 кв. м булган ике катлы йогышлы авырулар бүлеген ремонтлау өчен 37,2 млн. сум, 9055 кв. м мәйданлы дүрт катлы «хирургия» бүлегенә 191 млн. сум бүлеп бирелгән.