Түбән Кама дәвалау оешмаларында башка шәһәрләрдән, өлкәләрдән һәм хәтта чит илләрдән килгән белгечләр дә эшли. Мондый табиблар арасында яшь травматолог-ортопед Әнвәр Тохтаев та бар. Ул тумышы белән Төркмәнстаннан, Пензада медицина институтын тәмамлап, узган елның ноябреннән Түбән Кама РҮКХнең травматология бүлегендә эшли.
Түбән Кама турында
"Пензада миңа һәм бергә укыган дустыма я травмпунктта, я сырхауханәдә эшләргә тәкъдим иткәннәр иде, ә без операцияләр ясарга теләгән идек. Иптәшем очраклы рәвештә интернетта Түбән Кама хастаханәсендәге вакансияләр турында игълан табып, шунда китә, әмма ике атнадан аңа Пензага кайтырга туры килә, ә мин нәкъ менә Түбән Камага күчтем. Биредә мин башта бүлек мөдире Виктор Владимирович Сизинцев белән бергә операция ясадым, ул минем барлык сорауларыма җавап бирде, аңлатты, күрсәтте, ярдәм итте".
Катлаулы очраклар турында
"Берсендә кулындагы бармагын циркуляр пычкы белән кискән пациент мөрәҗәгать иткән иде. Бармак бер генә кан тамырына эләгеп кала. Пациент: "Әйдәгез, бармакны сакларга тырышыйк, ампутацияләргә һәрчак өлгерерсез",-дип сорады. Без тырыштык һәм нәтиҗәдә бармакны ампутацияләмәдек. Мин сеңерләрне торгыздым, сөяләрне урынына утырттым – әлбәттә, хәрәкәт активлыгы 100% түгел, ә яртылаш сакланды, тик, һәрхәлдә, косметик җитешсезлек юк.
Иң мөһиме
Яшь травматолог өчен иң төп бүләк, барлык табиблар өчен кебек үк, пациентның терелүен күрү. "Операциянең нәтиҗәсен берничә атнадан соң күзәтеп була, пациентлар миңа тикшеренергә килә. Барысының да дөрес үсүен, бөгелүен күрсәм шатланам".