1 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәре ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең рентгенэндоваскуляр хирургы Марат Равил улы Шәрәфетдинов Мәскәү шәһәренең А. А. Вишневский исемендәге Үзәк хәрби клиник госпиталендә мастер - класс үткәрде.
Марат Шәрәфетдинов стент-графтны, 2018 елда үзәктә кертелгән «outside графтлар фенестрациясе» методикасын кулланып, урнаштыру буенча мастер-классны уздырды. Хәзерге вакытта операциянең бу төрен Россиядә бары тик ике медицина учреждениесе генә башкара: ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе һәм Мәскәүдә " А.Л. Мясников ис. Клиник кардиология фәнни-тикшеренү институтының Кардиология милли медицина тикшерү үзәге.