Федерация Советында Татарстаннан сенатор Олег Морозов Түбән Кама медиклары белән очрашты. Очрашу барышында табиблар Олег Морозовка һәм шәһәр мэры Айдар Метшинга сорауларын бирде.
Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова үз чыгышында Түбән Кама труктураның ни рәвешле эшләве турында сөйләде, шунда ук берничә проблемалы мәсьәләгә туктады. Аерым алганда, Венера Рәхимова табиб кадрлары кытлыгы проблемасын күтәрде. Идарә җитәкчесе әйтүенчә, кадрларны җәлеп итү буенча актив эш алып барыла. Белгечләрне җәлеп итү өчен матди-техник база да яхшыра.
"Матди-техник база турында сөйләсәк, 2020 елда безгә 253 млн. сум бүлеп бирелгән. Бу акчалар йогышлы авырулар һәм хирургия бүлеген капиталь ремонтлауга, Сухарево авылында фельдшер-акушерлык пунктын төзүгә, кабул итү-диагностика бүлеген төзү һәм балалар хастаханәсен ремонтлау өчен проект-тикшеренү эшләрен башкаруга каралган", - дип билгеләде Венера Рәхимова.
Түбән Кама мэры яшь белгечләрнең нәкъ менә Түбән Кама хастаханәләрендә эшләргә теләве өчен барлык шартларны булдыру мөһим булуын ассызыклады.
Очрашуда шулай ук мәҗбүри медицина иминиятенә, авыл җирлегендә сәламәтлек саклау өлкәсенә һәм халык өчен азык-төлекнең сыйфатына кагылышлы сораулар да яңгырады.