Казанда уникаль очрак: хатын-кыз лапароскопик сакровагинопексиядән соң балага узып, сәламәт сабый тапкан.
Бу могҗиза Казанның 18нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсенең гинекология бүлеге мөдире - табиб-гинеколог Александр Петрович Зайцев ярдәме белән мөмкин булды.
2019 елның гыйнварында Казанның 18нче номерлы үзәк хастаханәсендә табиб шәһәрдә яшәүче бер ханымга лапароскопик сакровагинопексия — аналык һәм аналык җиңсәсе тышчасы төшүне бетерүгә реконструктив операция ясаган иде.
Бу вакытта хатын-кызның ике баласы бар иде инде. Нәкъ бер елдан соң хатын-кыз яңа йөклелек турында белә һәм үзенең докторына бу яңалыкны җиткерә. Александр Петрович пациентны котлап, йөклелекне саклап калырга кирәк, ди.
Яңа йөклелек табибларның аерым контролендә була.
Һәм менә Казан Федераль Университет клиникасының акушерлык бүлегендә көтеп алынган малай дөньяга килә. Хатын-кызга 40 атнада йөклелектә кесарев кисем ясадылар. Операция уңышлы уза.
Операция ясуда Александр Петрович та катнашты.
Әти-әниләрне котлыйбыз!