Түбән Кама РҮХнең табиб-гинекологы Ольга Хрусталева: “Пациентлар күзләрендәге курку белән көрәштек...”

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең №2 гинекология бүлегенең табиб-гинекологы Ольга Хрусталева COVID-госпитальдә эшләгәннән алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.

“Миңа барысына кебек үк башта җиңел булмады. Беренче ике дежурлыктан соң эшкә тулысынча керештем. Безнең команда бик яхшы иде. Минем хезмәттәшләрем-остазларым пациентларга үз туганнарыңа кебек карарга өйрәтте. Шул чакта гына кеше табибка ышаначак. Пациентларга безнең ярдәмне тою мөһим. Без пациентларны дәвалап чыгаруда нык тырыштык. Һәм, барыннан да элек, без пациентлар күзләрендәге курку белән көрәштек. Алар өчен кайчагында безнең ярдәм  төрле дарулардан да мөһимрәк.

Яшермим, ике атна эчендә мин үземнем гинекология бүлегемне бик сагындым. Хәзер инде эшкә керештем, янә хезмәттәшләрем белән янәшә булуыма шатмын.

Ә барлык түбәнкамалыларга нык сәламәтлек телим, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Һәм бигрәк тә өлкән буынга игътибарлы булыгыз!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International