Түбән Кама перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсе фельдшер-лаборанты Ольга Ершина яраткан һөнәрен сайлау турында сөйләде

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Таныш булыгыз, «Фидакарьлек өчен» медале белән бүләкләнгән Ольга Ершина Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсенең клиник-диагностика лабораториясе фельдшер-лаборанты булып эшли. Бу лабораториядә сovid-19га тикшеренүләр үткәрәләр.

"Коронавирус белән бездә куркынычсызлык чаралары катгыйланды, һәм, әлбәттә, эш күләме дә артты. Әмма ничек кенә кыен булмасын мин үз эшемне яратам.

- Минем әни гомере буе тире-венерология диспансеренда шәфкать туташы булып эшләде, балачакта мин еш кына салкын тидереп авырдым, анализлар да еш тапшырдым. Нигәдер пробиркалы процедуралы шәфкать туташлары якты образ булып истә калды, һәм медицина көллиятен тәмамлаганнан соң, мин лабораториягә килдем һәм монда 20 ел инде эшлим. Башка бүлеккә китәргә теләгем дә булмады".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International