Татарстан РКХ табиблары үгез сөзгән гөмбәчене коткарды

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары гөмбә җыйганда үгез сөзгән ир-атны коткарды.

Август азагында 62 яшьлек ир хатыны белән Кукмара районы урман посадкаларының берсендә гөмбә җыярга китә. Өлкән яшьтәге пар очраклы рәвештә көтүлеккә чыга, шунда аларга үгез ташлана. Хатын-кыз зыян күрми, ә менә ир кешене үгез сөзә, ә аннары җир буйлап берничә метр сөйри.

Ир-атның кабыргалары һәм умрау сөяге сына.

Өлкән яшьтәге пациентка беренче ярдәмне Кукмара РҮХдә күрсәтәләр, әмма хәле начарлана башлый, чөнки сынган кабыргалар үпкәгә зыян китергән. Ирне шунда ук республика клиник хастаханәсенең санитар авиациясе вертолетында Казанга күчерәләр.

"Без травматологлар белән бергә сынганган кабыргаларга һәм умрау сөягенә титан пластиналары белән остеометраллосинтез үткәрдек, җәрәхәтләнгән үпкәне тектек.  Хәзерге вакытта пациент канәгатьләнерлек хәлдә, чыгарга әзерләнә», — дип сөйләде РКХнең 1нче торакаль бүлеге мөдире Валерий Матвеев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International