Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган программалар буенча 15 ел эчендә 4500 табиб торак белән тәэмин ителгән

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елда ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган программалар буенча152 медицина хезмәткәре өй туен үткәргән. Шулардан 117 кеше социаль ипотека программасы буенча фатир алган, 19 табиб республика гранты хисабына торак шартларын яхшырткан, тагын 16 медикка аренда торагы бирелгән.

Татарстан шәһәрләре һәм районнарында медицина хезмәткәрләре өчен торак белән тәэмин итү һәм уңайлы яшәү шартлары булдыру - республика җитәкчелегенең төп өстенлекләреннән берсе.

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган программалар буенча 15 ел эчендә 4500 табиб торак белән тәэмин ителгән һәм өстәмә рәвештә 263 фатир арендага бирелгән.

Торак алучылар арасында паллиатив ярдәм табибы Рушана Рафикова да бар. Ул Ульяновсктан Республика клиник хастаханәсе чакыруы буенча күченгән. Татарстан Хөкүмәте аңа фатир өчен беренчел кертем буларак 500 мең сум күләмендә грант биргән. Бу елның язында ук ул «Салават күпере»торак районындагы үзенең бер бүлмәле фатирына күчкән.

Август аенда Дәүләт торак фонды Әлки районында тагын бер арендага биреләчәк йорт төзүгә керешкән. Йорт «торак һәм шәһәр мохите» милли проектын тормышка ашыру кысаларында төзеләчәк. Нәкъ менә әлеге милли проект кысаларында агымдагы елда Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына республикада 4970 фатир төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International