Республика клиник хастаханә табиблары Covid-19 тәэсире нәтиҗәләреннән чак кына үлемнән калган казанлыны коткарды

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе белгечләре коронавирус инфекциясен кичергән соң кинәт кан агуы ачылган ир-атны коткардылар.

Бер айга якын пациент Казанда ковид-гопитальдә коронавирус инфекциясеннән дәваланып, июль аенда ир-атны, ниһаять,өйгә чыгарганнар.

Ә август аенда казанлының ашказанына кан агуы ачыла. "Ашыгыч ярдәм" машинасында ирне кизү хастаханәгә алып киләләр һәм шунда ук операция ясыйлар.

Ике көннән кабат кан агу ачыла — янә операция, реанимация. Көн ярымнан соң-өченче кан агу — бу кыска вакыт аралыгында пациентта перитонит, ашказанында тукымалар үлү сәбәпле, өч зур тишек - перфорация барлыкка килә.

Медиклар аңлатканча, Covid-19 белән авырганнан соң пациентта организмда күзәнәкләр тиешенчә эшләүдән туктаган һәм ашказанында үтә көчле җәрәхәт барлыкка килгән.

Ирне бик авыр хәлдә Республика клиник хастаханәсенең 1нче хирургия бүлегенә күчерәләр. Операция ике сәгать дәвам итә. Аннары аны реанимациягә күчерәләр.

Медиклар сүзләренә караганда, мондый очракларда, пациентларның ун проценты гына исән кала.

Ирне коткарганнар һәм бу атнада, ниһаять, өенә чыгаралар.

Өч ай эчендә ир-ат 15 килограмм авырлыкны югалткан һәм 20 литрга якын донор канын алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International