Татарстан хастаханәләренә ашыгыч ярдәм машиналары ачкычлары тапшырылды

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның 6 хастаханәсенә: Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре ашыгыч медицина ярдәме станцияләре, Балтач, Кама Тамагы, Питрәч һәм Менделеевск районнарының үзәк район хастаханәләренә 17 ашыгыч ярдәм машиналары бирелде. Автомобиль ачкычларын ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков тапшырды.

Ләйлә Фазлеева ассызыклаганча, агымдагы елда, барлык кыенлыкларга да карамастан, федераль һәм республика программалары ярдәмендә Татарстан 100 яңа ашыгыч ярдәм автомобиле алган.

Яңа "В" маркалы автомобильләр, шул исәптән 12се – «ФОРД ТРАНЗИТ», 3се –«ГАЗ» һәм 2се – «УАЗ»РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 11 июлендәге 1806-р номерлы әмере нигезендә федераль бюджет хисабына сатып алынган, барлык машиналар да үзебезнең илдә җитештерелгән заманча  җиһазландырылган һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, пациентларның транспортлау һәм хәлен күзәтү һәм госпитальгә кадәрге этапта интенсив терапия үткәрү өчен билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International